Федераль иҗтимагый күзәтүчеләрне укыту

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 елның 11 апрелендә Казан дәүләт энергетика университеты базасында федераль иҗтимагый күзәтүчеләргә кандидатларны укыту узды. Россия яшьләр берлеге рәисе урынбасары Смирнов И.В. студентларны берлек гамәлгә ашыра торган проектлар турында таныштырды. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Захарова С.Н. ДЙА-2021 үткәрүнең үзенчәлекләре, иҗтимагый күзәтүченең функцияләре турында сөйләде. Федераль иҗтимагый күзәтүчеләр координаторы Хәсәнов А.У. кандидатлар белән кейс мәсьәләләрен карадылар, БДИ мониторингында иҗтимагый күзәтүчеләрнең эшенә кагылышлы норматив актларны һәм федераль законнарны өйрәнделәр. Шулай ук булачак федераль иҗтимагый күзәтүчеләр узган еллардагы БДИда күзәтелгән хокук бозулар турында мәгълүмати видео карадылар. Очрашу федераль иҗтимагый күзәтүчеләргә кандидатларның тест узуы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International