Педагоглар хезмәтенә түләүнең яңа системасы әзерләнә

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Дәүләт Думасына гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары педагогларының хезмәтенә түләү мәсьәләсен җайга салуга юнәлтелгән закон проекты кертелде. Тиешле документ Дәүләт Думасының рәсми сайтында бастырылган.
  Мәсәлән, Хезмәт кодексының 144 маддәсен түбәндәге нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Аерым алганда, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме зурлыгыннан 4 тапкырдан да ким булмаган педагогның база оклады күләмен билгеләргә. Шул ук вакытта мондый хезмәт хакы белем бирү оешмасы урнашкан РФнең тиешле субъекты буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булырга тиеш түгел. Закон проектында шулай ук хезмәт хакының иң чик дәрәҗәсе мәктәпнең директоры һәм укытучының хезмәт хаклары арасындагы аерма белән генә чикләнәчәк, ул 1 гә 4 тапкырдан артык була алмаячак.
 Хәзер укытучылар хезмәтенә түләү системасы федераль законнар белән дә, региональ законнар белән дә, шулай ук РФ Хөкүмәтенең законга караган актлары белән дә җайга салына. Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, укытучының уртача хезмәт хакы ил буенча 42 мең сумга якын тәшкил итә, дип санала. Әмма укытучылар әлеге суммага өстәмә йөкләнеш белән генә, аерым алганда, өстәмә сәгатьләр өчен, бер үк вакытта методист, мәктәп психологы яки китапханәче эше белән генә ирешәләр.
  Закон проектын кабул итү мәгариф оешмаларының педагогларына лаеклы тормыш дәрәҗәсен гарантияләргә мөмкинлек бирәчәк, укытучы һөнәренең иҗтимагый әһәмиятен һәм хезмәткәрләрнең эшләренә кызыксынуын арттырачак. Әгәр үзгәрешләр хупланса, закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International