Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов Лениногорск шәһәрендә узган ПАО «Татнефть» иҗтимагый советы утырышында катнашты. Иҗтимагый совет утырышында Лениногорск районы мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сорауларның күпчелегенә җавап табылды. Лениногорскида күп кенә проектлар ПАО «Татнефть» актив катнашында гамәлгә ашырылачак.