Иҗтимагый күзәтүчеләрне бүләкләү

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 23 ноябрендә Казан дәүләт энергетика университетында- Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова 2021 елда ДЙА мониторингында катнашкан иҗтимагый күзәтүчеләрне бүләкләүдә катнашты.

Светлана Николаевна күзәтүчеләргә башкарган эшләре, актив катнашулары, ДЙА-2021 процедурасын үткәрүгә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук студентлар иҗтимагый күзәтүчеләр корпусының да рәхмәт хатларын һәм истәлекле блокнотларын алдылар.

Очрашуда ДЙА-2021 чорында башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды. Киләчәктә дэ бергә эшләрбез дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International