«Инженер лицее» МАГББУда мәҗбүри профилактик визит үткәрелде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

“Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” 2021 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) турында нигезләмәне раслау хакында” 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 17 ноябрендәге под-2785/21-Д номерлы боерыгы нигезендә, 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Гафиатуллин ур., 68 йорт адресы буенча урнашкан, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “Инженер лицее” мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф һәм контроль идарәсенең хезмәткәрләрее тарафыннан, 2021 елның икенче яртыеллык контроль эшчәнлеге кысаларында, мәҗбүри профилактик визит уздырылды.
Профилактик визит контрольдәге оешмаларның мәҗбүри таләпләрне бозуларның санын кисәтү һәм кыскарту, намуслы үз-үзен тотышка мотивация булдыру һәм закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян күләмен киметү һ.б. максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International