Департамент планлы тикшерүләр үздыра

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 17 гыйнварыннан 21 гыйнварына кадәр мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында Казан шәһәре Мәскәү районының «Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназия» һәм «Россия Федерациясе Герое С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениеләренә һәм «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенә планлы тикшерүләр уздырыла. Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләреннән тыш тикшерүләрдә аттестацияләнгән 30 эксперт катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International