Департамент аңлата. Кануннар нигезендә мәгариф оешмасы җитәкчесенә карата нинди таләпләр куелган?

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Әйтик, мәгариф оешмасы җитәкчесе Россия Федерациясе кануннары нигезендә "Дәүләт һәм муниципаль идарә", "Менеджмент", "Персонал белән идарә итү" юнәлешләре буенча югары һөнәри белем һәм педагогик вазыйфаларда кимендә 5 ел эш стажы яки югары һөнәри белем һәм дәүләт һәм муниципаль идарә яки икътисад һәм менеджмент юнәлешләре буенча өстәмә һөнәри белем һәм педагогик яисә җитәкче вазыйфаларда кимендә 5 ел эш стажы булырга тиеш.
Хезмәт кануннары нигезендә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми торган затларга белем бирү оешмасы җитәкчесе вазыйфасын биләү тыела. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 331 маддәсе нигезендә педагогик эшчәнлеккә түбәндәге затлар кертелми:
- законлы көченә кергән суд карары нигезендә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм ителгән затлар;
- шәхеснең гомеренә һәм сәламәтлегенә, ирегенә, намусына һәм абруена каршы (психиатрия ярдәмен стационар шартларында күрсәтә торган медицина оешмасына законсыз урнаштырудан һәм яла ягудан тыш), шәхеснең җенси кагылгысызлыгына һәм җенси ирегенә каршы, гаиләгә һәм балигъ булмаганнарга каршы, халыкның сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлаклылыкка каршы, дәүләтнең конституциячел төзелеше һәм иминлеге нигезләре, тынычлыгы һәм кешелек иминлеге нигезләре, шулай ук иҗтимагый иминлеккә каршы, әлеге маддәнең өченче өлешендә каралган очраклардан тыш, җинаять эзәрлекләвенә дучар булган яисә элегрәк хөкем ителгән затлар (җинаять эзәрлекләве реабилитацияләү нигезләре буенча туктатылган затлардан тыш);
- әлеге өлешнең өченче абзацында күрсәтелмәгән, башка авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителүе булган затлар;
- федераль канун нигезендә хокуксыз дип танылган затлар;
- сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен башкаручы федераль орган тарафыннан раслана торган исемлектә каралган авырулары булган затлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International