2022 елның 10 октябрендә "Әтиләр көне" темасына "Мөһим турында сөйләшүләрнең" алтынчы дәрестән тыш чарасы булды.

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә уку атнасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын җырлау һәм дәүләт флагларын күтәрү тантанасыннан башланды. 
2021 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Әтиләр көне рәсми бәйрәм булып расланды, ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу вакыйгага "Мөһим турында сөйләшүләр" дигән сыйныф сәгатьләре багышланган иде.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре методик ярдәм күрсәтү кысаларында Казанның 23 гомуми белем бирү оешмасында, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Питрәч муниципаль районнарында булдылар.
Департамент белгечләре күпчелек сыйныф җитәкчеләренең «Мөһим турында сөйләшүләр» дәрестән тыш чараларны үткәрүгә бик җаваплы һәм иҗади якын килүләрен күрделәр, шул ук вакытта укытучылар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән видеоматериалларны кулланалар, интерактив биремнәр әзерлиләр, балалар белән диалог алып баралар.
    Исегезгә төшерәбез, атна саен Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрү тантанасын уздырганда белем бирү оешмасында администрация, кирәк булганда, тантанада катнашучыларның категориясен мөстәкыйль билгеләргә хокуклы (мәсәлән, бер параллель сыйныф (төркемнәр) укучылары).

Үз чиратында, тантанада катнашмаган сыйныфларга (төркемнәргә), тантананы уздыру көнендә беренче дәрестә һәр сыйныфта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимннарының кыска версиясен җырлау тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International