"Мөһим турында сөйләшүләр" - "Без төрле, без бергә"

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

"Мөһим турында сөйләшүләр" - "Без төрле, без бергә"
Методик ярдәм күрсәтү кысаларында 2022 елның 14 ноябрендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 9 гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Казан шәһәренең Вахитов районының 39нчы урта мәктәбендә булдылар. 
Уку атнасы гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм Дәүләт гимннарын башкару тантанасыннан башланды.
«Мөһим турында сөйләшүләр» чараларында укучылар нинди зур илдә яшәүләрен күрделәр; бик күп төбәкләрнең, халыкларның һәм милләтләрнең булуын белделәр. Төрле төбәкләрнең үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, телләре белән таныштылар. Укучылар интерактив биремнәрне үтәделәр, анда Россиянең төрле халыклары мәдәниятендә күп кенә уртаклыкларны күрделәр һәм тату илдә яшәүләренә инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International