Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан профилактик визитлар үткәрелде.

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль канунның 45 маддәсендәге 3 өлеше, 52 маддәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» карарының 10 пункты нигезендә Мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләрне һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау һәм аккредитация күрсәткечләрен үтәү буенча түбәндәге мәгариф оешмаларына профилактик визитлар үткәрелде:
- Казан шәһәре Вахитов районының «41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
- Казан шәһәре Яңа Савин районының «49 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары һәм мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр. 
Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирделәр. 
Исегезгә төшерәбез, профилактик визит барышында алынган аңлатмалар киңәш характерында, шул ук вакытта актлар төзелми һәм мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International