Ютазы районында профилактик визитлар һәм киңәшмә.

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Ютазы районында профилактик визитлар һәм киңәшмә.

30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре Ютазы районынындагы мәгариф оешмаларында профилактик визитлар ясадылар.

Профилактик визитларда катнаштылар:

- «Дим - Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;

- МБГББУ «Урыссу гимназиясе»;

- МБГББУ «2 нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе»;

- МБГББУ «Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе»;

 - «1 нче санлы Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;

- «Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;

- МБМББУ Ютазы авылы «Кояшкай» балалар бакчасы;

- МБМББУ «Әбсәләм балалар бакчасы «Якты коңгыз»;

- МБМББУ шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе «2 нче санлы балалар бакчасы»;

- МБМББУ шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе «7 нче санлы балалар бакчасы».

 

3 көн дәвамында Департамент белгечләре тикшерү объектына карата тиешле хәвеф категориясеннән чыгып үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында сөйләделәр. Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирделәр.

Гыйнвар башында Департамент хезмәткәрләре 15 гомуми белем бирү һәм 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары сайтларын өйрәнделәр, закон таләпләрен үтәмәү фактларын ачыкладылар. 

1 февральдә директорлар, уку эшләре буенча директорлар урынбасарлары, мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә оештырылды. Киңәшмәдә Ютазы районы мәгариф учреждениеләренә карата уздырылган куркынычсызлык мониторингы нәтиҗәләре игълан ителде һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International