Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Казан шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрелде

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

6-10 февральдә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре Казан шәһәренең мәгариф оешмалары җитәкчеләре инициативасы белән 18 профилактик визит үткәрделәр. 

Очрашу барышында Департамент белгечләре белем бирү эшчәнлеген лицензияләү һәм аккредитацияләү өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрнең үтәлеше, мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль объектына карата тиешле риск категориясенә кертүдән чыгып үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр. 

Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча адреслы тәкъдимнәр бирделәр.

Профилактик визитлар 31.07.2020 елның 248-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль канунның 45 маддәсендәге 3 өлеше, 52 маддәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 10.03.2022 елның 336 номерлы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» карарның 10 пункты нигезендә үткәрелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International