187 нче лицейда Казан учреждениеләре җитәкчеләренең шәһәр киңәшмәсе узды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

187 нче лицейда Казан учреждениеләре җитәкчеләренең шәһәр киңәшмәсе узды.
Очрашуда министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнашты һәм дәүләт аттестацияләренең бәяләү процедураларын уздыруның объективлыгы турында искәртте.
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов үзенең чыгышында балаларны мәктәпкә кабул итү, мәктәп яны лагерьлары эше һәм эшче һөнәрләр буенча милли чемпионатта катнашу турында сөйләде. 
«Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов оешманың киләсе елга эш планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International