Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар. Физика буенча имтиханны быел Татарстанның 2192 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра, тарихны - 1661 чыгарылыш сыйныф укучысы. Буген барлыгы 3853 кеше имтихан тапшырды, шул исәптән 32 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы.
Имтиханнарны тапшыру өчен 55 БДИ уздыру пункты оештырылды, шул исәптән 50 ППЭ мәктәпләр базасында һәм 5 - өйдә. Аларда 326 аудитория әзерләнде.
БДИ эшендә 1977 педагогик хезмәткәр катнашты. 66 федераль күзәтүче һәм 62 төбәк онлайн күзәтүчесе җәлеп ителде.
БДИда "Интернет" челтәре буенча имтихан материалларын алу технологияләре, аудиториядә контроль-үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру һәм ППЭ аудиторияләрендә бланклар сканерлау кулланыла.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды.
Физика буенча БДИ 3 сәгать 55 минут дәвам итә, тарих буенча - 3 сәгать 30 минут.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтихан вакыты 1,5 сәгатькә арта.
Физика буенча минималь балл 36 тәшкил итсә, тарихтан - 32 балл. Шул ук вакытта вузга керү өчен чыгарылыш сыйныф укучылары физикадан кимендә 39 балл җыярга тиеш, тарих буенча - кимендә 35 балл.
Физика һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен балалар 21 июньдә үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/ белә алачак.
Имтиханнарга сәламәтлеге буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган катнашучылар, шулай ук документаль расланган нигезле сәбәп буенча имтиханга килә алмаган укучылар резерв срокларда имтиханга кертелергә мөмкин.
Имтихан үткәрү тәртибен бозган өчен (телефоннар яки башка элемтә җайланмалары, шпаргалкалар һәм башкалар) имтиханнан чыгарылган БДИ катнашучыларның имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла, алар бу фән буенча БДИны киләсе уку елында гына тапшыра алачак.
Фәннәр буенча БДИ нәтиҗәсен бер елдан соң гына яхшыртырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган уку елында физика буенча БДИ 2675 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, уртача балл 59,34, ә тарих буенча БДИ 1649 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган иде, уртача балл 64,5.
[Ссылка]
Проверить результаты ЕГЭ / Официальный информационный портал единого государственного экзамена (ЕГЭ 2023)
https://checkege.rustest.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International