Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында яңартылган нигезләмә расланды

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясен онлайн-форматка күчерү турында яңартылган нигезләмәне раслады. Таныклыклар бирүнең яңа тәртибе 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.
Документ мәгариф оешмаларын аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең реестр моделен билгели. Реестр моделе аккредитация бирү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук оешмаларны кәгазь таныклыклар алу зарурлыгыннан арындырачак. Моның урынына реестрга тиешле язу тутырылачак, ә дәүләт аккредитациясен алу турындагы хәбәрнамә сылтама буенча Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучының шәхси кабинетына электрон рәвештә кертеләчәк. Шул ук вакытта дәүләт аккредитациясен уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертелми.

https://obrnadzor.tatarstan.ru/gosokrnormdoc.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International