Гомуми белем бирү оешмаларында аккредитация мониторингы буенча ВКС

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре муниципаль координаторлар һәм гомуми белем бирү оешмаларында аккредитация мониторингы үткәрүне оештыру өчен җаваплы белгечләр өчен киңәшмә уздырды.
Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова булачак мониторинг турында сөйләде.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе бүлеге җитәкчесе Хисамова Рәйсә Тәлгәт кызы гомуми белем бирү системасында аккредитация мониторингы уздыру тәртибен аңлатты.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе бүлеге әйдәүче киңәшчесе Николаева Ирина Федоровна гомуми белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләрен исәпләү методикасы буенча аңлатма бирде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Фәсхиева Гүзәл Корбангали кызы акредитация мониторингы күрсәткечләре буенча мәгълүмат җыю системасы турында җентекләп сөйләде.
Барлык тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм оператив җаваплар алдылар.

Вебинарда 1000нән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International