Урта һөнәри белем бирү системасында аккредитация мониторингы үткәрү

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре муниципаль координаторлар һәм урта һөнәри белем бирү системасында аккредитация мониторингы үткәрүне оештыру буенча җаваплы кешеләр өчен киңәшмә уздырды.
Вебинар барышында аккредитация мониторингы узу процедурасы буенча аңлатмалар бирелде, мониторинг уздыру вакытлары билгеләнде. Департамент вәкилләре күрсәткечләрне исәпләү методикасын һәм аларны акредитация мониторингы күрсәткечләре буенча белешмәләр җыю өчен мәгълүмат системасына кертү методикасын җентекләп аңлаттылар.
Тыңлаучылар барлык сорауларга да җавап алдылар.
Вебинарда 110 артык кеше катнашты.
Норматив документлар һәм методик тәкъдимнәр Департамент сайтында урнаштырылган: https://obrnadzor.tatarstan.ru/akkreditatsionniy-monitoring.htm
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International