Казанда педхезмәткәрләрнең документлар йөкләнешен киметү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Казанда педхезмәткәрләрнең документлар йөкләнешен киметү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Бүген, 16 октябрьдә, Казанда «Адымнар - белемнәргә һәм бердәмлеккә юл» полилингваль комплексы базасында белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең документлар йөкләнешен киметү һәм Татарстан Республикасында аккредитация мониторингы уздыру буенча республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе, “Мәгариф” компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры Наталья Алтыникова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, муниципаль районнар башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, ТР шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетлары җитәкчеләренең урынбасарлары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе, "Мәгариф" компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Алтыникова үз чыгышында педхезмәткәрләрнең документлар йөкләнешен киметү, аккредитация мониторингы үзенчәлекләре буенча актуаль мәсьәләләргә җентекләп тукталды һәм киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов әлеге юнәлештә республика мәгариф оешмаларында үткәрелә торган төбәк бурычлары турында сөйләде.
Педагогка документация йөкләнешен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре белән Казанның Идел буе районы «Галактика» белем бирү үзәге- 35 нче лицей директоры Елена Глухарева уртаклашты. Әлмәт 2 нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Мазитова педагог документларын оптимальләштерү буенча гамәлгә ашырылган чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
Киңәшмә ахырында Наталья Алтыникова һәм Илсур Һадиуллин алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International