Департамент белгечләре «Остаз+ 2.0» проекты кысаларында узган очрашуда чыгыш ясады

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Департамент белгечләре «Остаз+ 2.0» проекты кысаларында узган очрашуда чыгыш ясады

Җомга көнне 186 нчы Лицейда «Остаз+ 2.0» проекты кысаларында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре Казанның гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

«Остаз+ 2.0» программасы белем бирү оешмаларының яшь җитәкчеләре өчен ярдәм һәм остазлык күрсәтү, белем бирү сыйфатын яхшырту өчен булдырылган проект.

Спикерлар проектта катнашучыларга түбәндәге темалар буенча сөйләде:

- дәүләт контроле (күзәтчелек) чаралары барышында белем бирү оешмасының хокуклары һәм бурычлары турында;

- лицензион таләпләр турында;

- педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясенә таләпләр һәм квалификация күтәрү буенча курслар узу турында;

- педагогик хезмәткәрләрнең хокукларына һәм бурычларына кагылышлы кануннардагы үзгәрешләр турында;

- аттестациянең яңа тәртибе турында;

- аккредитация мониторингы турында (еш бирелүче сораулар һәм җитешсезлекләр турында фикер алыштылар).

Очрашуда Департамент җитәкчесе урынбасары Захарова Светлана Николаевна, мәгариф эшчәнлеген дәүләт аккредитациясе бүлеге җитәкчесе Хисамова Рәйсә Тәлгать кызы, белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлеге җитәкчесе Миронова Ирина Ивановна спикерлар булдылар.

Һәр катнашучы үз сорауларына экспертлардан җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International