Бүген Совет районының 187 лицее базасында Казан шәһәре мәктәпләренең директорлары белән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Хадиуллин һәм министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов катнаштылар һәм ДЙА 2021 үзенчәлекләре, уку елын тәмамлау тәртибе турында фикер алыштылар. РФ Президентының май бәйрәмнәре вакытында ял көннәре турындагы Указына бәйле рәвештә мәктәп документларын рәсмиләштерү мәсьәләсе аеруча актуаль булды.