2022 елның 15 октябрендә Түбән Камада (Татарстан Республикасы) Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы базасында Идел буе федераль округының кадет корпусларының «Идел буе кадеты - 2022» VI Спартакиадасы тәмамланды. Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптраис улы Мөҗипов уңышлы чыгышлары белән Спартакиадада катнашучыларны котлады.